Онлайн трансляция

Свернуть

Инде икенче атна Татарстан язгы ташу шаукымында яши

Инде икенче атна Татарстан язгы ташу шаукымында яши

https://tnv.ru

19 Апрель 2021, 16:47

191

0

Аның иң катлаулы чоры артта, ди коткаручылар. Бүгенгә Нурлат һәм Азнакай районнарында ике күпер һәм Арча районында бер юл, Менделеевскта 80 бакча һәм Баулы районында 6 хуҗалык  су эчендә кала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, Куйбышев сусаклагычында бүгенгә су, урыны белән, 69 сантимерга кадәр күтәрелгән килеш. Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге артып- кимеп, әлегә үзгәреп тора. Гомумән карасак, республика елгаларында хәлнең әкренләп тотрыклылануын күзәтергә мөмкин.

Инде икенче атна Татарстан язгы ташу шаукымында яши
Быел кыш карның күп булуы, Татарстан һәм аеруча Казан өчен язын проблемаларны ачып салды. Шуларның берсе - елга буенда төзелгән яңа коттедж бистәләрендә инфраструктураның тулысынча әзер булмавы. Нәтиҗәдә, өйгә керә һәм чыга алмау очраклары булды. Яңгыр коелары, су ага торган канауларны, куперләрне мондый шәхси бистәләрдә кем ясарга тиеш? Ә контроль кемдә? Ул бар икән, нигә проблемалар килеп чыга?Рания Абдрахманова ачыкларга тырышты.

Лаеш районының Тургай бистәсе. Төзелгәненә 6 ел. Биредә беренче йортларны торгызганда - су бөтенләй булмый, менә соңгы ике елда - бистәне Татар венециясе дип атый башлаганнар.

Бистә аша аккан Каипка елгасы ярларыннан ташып - дистә йорт ишегалдына су керде. Бу юлы су моңа кадәр бөтенләй якын килмәгән йортларның бакчаларына да җиткән.

Татьяна МАТВЕЕВА - Тургай бистәсендә яшәүче:
- Көтелмәгән хәл булды бу. Киявем сизгән кебек - участокны күтәртеп, бетон койма ясаткан иде. Су шунда кадәр килде. МЧСниклар килеп өлгермәгән булса - аннан да кергән булыр иде әле.

Надежда ВЕСЕЛКОВА - Тургай бистәсендә яшәүче:
- Без елгадан ераграк урнашкан. Участок авыш иде. Тигезләр өчен туфрак ташыдык. Су агымы безгә таба килә башлагач, шул туфрак кына коткарып калды, бакчаның яртысына кадәр су кергән иде.

Тургай бистәсендә су басу очрагының соңгысы - күпердә боз тыгылып, каипка елгасы ярларыннан чыгу аркасында иде. Әмма бу бер сәбәп кенә. Икенчесе - кырдан агып төшкән кар сулары.

Ирина ГОБӘЙДУЛЛИНА-Столбище бистәсендә яшәүче:
- Былтыр да берничә йортны су баскан иде. Әмма быел бөтенләй күп. Монда яшәүче бер әби әйтә: 17 ел яшим монда, моның кадәр суны күргәнем юк иде ди.

Казан тирәләрендә куптэн булган авылларны су басу бер хәл. Мисал өчен, шул ук Әки. Язгы ташуга каршы көрәш планы нигезендә байтак эш эшләнсә дә, Киндерсу елгасы ярларыннан ташып барыбер хуҗалыкларга керә. Гомумән, коткаручылар быел Казан халкыннан су басу турында 222 мөрәҗәгать кабул иткән.

Фердинант ТИМЕРХАНОВ - Казан Башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе:
- Төп сәбәбе - безнеңчә, шәхси төзүчеләрнең уйланылмаган эшләре. су каналларын күмәләр, аннары яз җиткәч, су баса.

Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 52нче маддәсе буенча: яңгыр һәм кар суларын чистарту - участок хуҗасы эше булып тора. Әйтик, Яңа Салмачы бистәсен төзүчеләр дә шулай дигән иде.

Эльмира ДЕМАХИНА - Яңа Салмачы бистәсен төзүченең вәкиле:
- Йорт хуҗасы су баскач нишли ала? Су басу - табигый күренеш. Участокларына кермәсен диләр икән - үзләре канау ясасын.

Бер курше канау казыды ди, икенчесе казымады? Ул акмаячак. Су агарга җирнең гомумән авышлыгы булмаса, нишләргә? Моңа участок хуҗасы гаепле булып чыгамы? Бу урыннарда төзелеш башлар алдыннан - геология тикшеренүләре уздырылмаганмы? Бистәләрне төзегәндә нәрсәләр исәпкә алынырга тиеш?

Александр ДЕМБИЧ - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында кафедра мөдире:
- Проблема күптәнге. Акчасы булган кеше җир участогы ала да, булә дә, сата башлый. Участокны теләгән җирдән алып булмый, махсус урыннары бар. Нәтиҗәдә, Казан тирәсендә менә шундый яңа бистәләр барлыкка килә.

Нигездә ул участок Казан җире түгел, ә районнарныкы. Участокны саткан өчен - аларга яхшы акча керә, ди белгеч.

Менә шул сәбәпләр - яңа бистәләрдә - юл, су агу каналлары кебек инфраструктура булмауга китерә дә, ди белгеч. Хәзер менә мисал өчен, шул ук Тургайның икенче , өченче чиратлары төзелә. Һәм төзүчеләр чарасын курәчәкме?

Денис ЕРАШОВ - милекчеләр ширкәте рәисе:
- Канализация челтәрләрен төзү буенча - программаларда катнашырга җыенабыз. Күперне төзүче оешма көзгә ясарга вәгъдә итә. Бистә эчендәге юллар планы әзерләнә. Кар сулары йортларга кермәсен өчен, Аларны күтәртергә җыенабыз. Нинди ысуллар белән - анысы турында уйлыйбыз.

Хәзердән исә - районнар бистә төзелешләрен контрольдә тотарга вәгъдә итә. Ул арада Казан коткаручылары шәһәр хакимиятенә яңа тәкъдим белән чыгарга җыена, яңгыр сулары агу каналлары булмаган торак районнарда максатчан программа кирәклегне искәртәләр. Ә шәһәр төзелеше буенча белгечләр - яңа бистәләр төзелешен төзелеш министрлыгы контроленә тапшырырга тәкъдим итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров