Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда законсыз митинг нәтиҗәләре: бер кеше хөкем ителгән, тагын ике кеше суд карарын көтә

Татарстанда законсыз митинг нәтиҗәләре: бер кеше хөкем ителгән, тагын ике кеше суд карарын көтә

https://tnv.ru

20 Апрель 2021, 19:30

189

0

Кышкы законсыз митинглардан соң кузгатылган җинаять эшләре буенча тоткарланган кешеләр әле дә сак астында.

Татарстанда законсыз митинг нәтиҗәләре: бер кеше хөкем ителгән, тагын ике кеше суд карарын көтә
Кичә Татарстанда шуларның берсе буенча, тәүге хөкем карары чыгарылды. Яр Чаллыда 25 яшьлек ир-атны митинглар вакытында массакүләм тәртипсезлекләргә өндәгән өчен гаепле дип таныдылар. Тикшерү ачыклаганча, Альберт Абдуллин гыйнвар аенда социаль челтәргә массакүләм тәртипсезлекләргә өнди торган текст куйган.

Алсу СӨЛӘЙМАНОВА, Яр Чаллы шәһәре суды матбугат сәркатибе:
- Абдуллин җинаять кодексының 212 нче маддәсе буенча гаепле дип танылды. Аңа 6 айга иреген чикләү җәзасы бирелә. Өстәмә чикләүләр дә бар.

Бу, гыйнварда узган минтинглар буенча ачылган җинаять эше буенча, беренче хөкем карары иде. Хәзер Казандагы тикшерү изоляторларында тагын 2 кеше суд карарын көтә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 26 яшьлек Эльнар Ефимов алдан планлаштырып, телеграм каналга 11 аудиоязма куя. Тел белгечләре ачыклаганча - анда экстремизм билгеләре була. Җинаять кодексның 280 нче маддәсе буенча эш ачыла. Шул ук маддә буенча, 25 яшьлек Камилла Хәйбуллина да тикшерү изоляторында хөкем карарын көтеп утыра. Кыз гыйнвар, февраль айларында социаль челтәрләрдә 13 хәбәр урнаштыра. Аларда экстремизга чакыру билгеләре бар, ди белгечләр. Бу эшләр буенча суд тикшерү төгәлләнгән соң булачак. Эльнар Ефимов белән Камилла Хәйбуллинага мәҗбүри эшләр билгеләргә яки аларны 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров