Онлайн трансляция

Свернуть

3 меңнән артык Татарстан егете хәрби хезмәткә китәчәк

3 меңнән артык Татарстан егете хәрби хезмәткә китәчәк

https://tnv.ru

21 Апрель 2021, 17:20

226

0

Быелгы хәрби чакырылыш та пандемия шартларында бара. Бүген Казанда  иң беренче булып армиягә китүче егетләрне озаттылар. 15нче июльгә кадәр 3 меңнән артык Татарстан егете хәрби хезмәткә китәчәк. Гадәти медицина комиссиясенә, коронавирус белән бәйле рәвештә ике мәртәбә ПЦР тест тапшыру да өстәлгән. Ә битлекне хәрби частькә барып җиткәнче салмыйлар.

3 меңнән артык Татарстан егете хәрби хезмәткә китәчәк
Хәрби комиссар исемлек буенча егетләрне барлый. Гомуми таләпләрне аңлата . Аннан соң тагын бер кат табиблар тикшерә. Алар ракета һәм хәрби космик гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Виталий Волков армиядә машина йөртүче була.

Бүген Казанның Идел буе һәм Вахитов районы хәрби комиссариатыннан 13 егетне озаталар.

Короновирус белән бәйле чикләүләр солдат озатучы ата-аналарга да кагыла. Хәрби комиссариат янына гаиләдән берәр кешегә генә килергә киңәш ителә. Алары да ерактан күзәтәләр. Үзләре битлектән, күзләре яшьле ә теләкләр йөрәк түреннән чыга.

Ләйсән ХӘБИБУЛЛИНА
- Бик дулкынланам инде. Улым белән горурланам. Безнең гаиләдә барысы да хезмәт итте, менә хәзер аның чираты. Улым үрнәк булачак. Исән сау әйләнеп кайтсын.

Язын бу хәрби комиссариаттан -15 июльгә кадәр-200гә якын, ә бөтен республикадан 3 меңнән артык егет хәрби хезмәткә алыначак

Марат БАХИТОВ, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариатының әзерлек һәм чакырылыш бүлеге башлыгы:
- Бөтен таләпләре үтибез. Маскаларда йөриләр . Военкоматтагы хезмәткәрләр перчатка кия . Егетләр тест тапшыра ике тапкыр.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр. Алар Патриот үзәгенә юл тота. Анда хәрби кием, банк карталары алачаклар. һәм икенче тапкыр ковидка тест тапшырыла. Барысы да тәртиптә икән, хәрби хезмәткә чакырылучылар Самара, Саратов, Архангельск шәһәрләренә ракета һәм хәрби-космик гаскәрләргә юл тотачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров