Онлайн трансляция

Свернуть

Шәһәркүләм өмә көтелә

Шәһәркүләм өмә көтелә

https://tnv.ru

23 Апрель 2021, 17:10

181

0

Озын кыштан соң Казан урамнарын тәртипкә китерү дәвам итә. Башкалада юлларны юа башладылар. Ә 24нче апрельдә башкалада шәһәркүләм өмә көтелә. Казан халкы анда чыгарга җыенамы?

Шәһәркүләм өмә көтелә
Шәһәр буенча 200 техника һәм шул ук кадәр кеше эшләде. Юлларны чистарту берничә этапта уза. Карбышев урамына эшкә әле чыкканнар гына. Юлларны агач ботаклары һәм чүп-чардан арындыралар.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ, Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында бүлек башлыгы
- 25 апрельгә кадәр Казандагы барлык төп юллар да тәртипкә китереләчәк. Юл буендагы коймаларны, билгеләрне, тукталышларны да читләтеп узмыйбыз. Бераздан чирәм үскән урыннарны да чистартачакбыз.

Бүген Җиңү Проспекты һәм Сахаров урамнары киселешендә урнашкан тавыштан саклау экраннарын да юдылар. Шәһәр буенча аларның барысы да чистартылачак.

24 апрель Казанда шәһәркүләм өмә үтәчәк. Парк һәм скверлар, ишегалларына теләге булган һәр кеше чакырыла. Эш кораллары һәм перчаткаларны бушка бирергә вәгъдә итәләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров