Онлайн трансляция

Свернуть

Җинаятькә барган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хакында. Видео

Җинаятькә барган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хакында. Видео

https://tnv.ru

12 Май 2021, 16:50

220

0

Холкы белән тыныч, бәхәсләргә керми иде, укытучыларга хөрмәт белән карый иде. Вәхшиләрчә җинаятькә барган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хакында, ул укыган көллияттә шулай диләр 8 кешене, шул исәптән 7 баланы атып үтергән, 21ен җәрәһәтләгән егет үзе ни кылганын аңлаганмы, ул бу коточкыч адымга ни  сәбәпле барган? Әлегә билгесез. Тоткарланган җинаятьчегә карата комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы үткәрәчәкләр. Үзен ул Ходай белән тиңли. Аның шәхесе хакында кайбер билгеле фактлар - алдагы репортажда.

Җинаятькә барган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хакында. Видео
19 яшьлек Илназ Галәвиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсе бу. 4нче май көнне ул үзен БОГ, ягъни Ходай дип атап, шәхси телеграм каналын булдыра. 11нче май, үзе булдырачак фаҗига көнне егет анда шундый язма калдыра: "Бүген мин бик күп биочүпне үтереп, үзем атылып үләм". Бу хәбәрне ул иртәнге 9 туларга 3 минутта яза.

Чираттагы адымы - 11нче май көнне ул яшәгән йорт ишегалдында. Менә ул корал тотып, Туганлык урамы 10нчы йорттан чыгып бара. Видеокүзәтү камерасы аны анда иртәнге 9 тулып, 19 минутта төшереп алган. 175нче мәктәпкә кадәр - 10 минутлык юл. Менә бу видеода исә аның урамнан ашыйкмыйча мылтык тотып барганы күренә. Ә менә фаҗигагә ярты сәгать кала мылтык тоткан егет ишегаллары, балалар мәйданчыклары аша уза. Ул 175нче мәктәпкә таба юл тота. Беренче ату тавышлары анда иртәнге 10нда ишетелә башлый.

Илназ Галәвиев - Казанлы, аның 2001нче елның 11нче сентябрендә туган булуы билгеле. Бу көн кешелек тарихында Америкадагы иң куркыныч террористик актлар белән истә калды. Орчаклы рәвештәме, махсус уйланылган гамәлме - Галәвиев үзе коточкыч адымга бара. Аның мылтык тотып мәктәпкә кергәнен чагылдырган фотосурәттә ул кара киемнән, битлегендә кызыл белән БОГ дип язылган.

175нче гимназиядә Галәвиев үзе укып чыккан, аны 4 ел элек бетереп, ТИСБИ көллиятенә укырга кергән. Монда аны тыныч һәм бәхәсләргә керми торган егет буларак бәялиләр. Тик узган айны укудан куалар, чөнки егет дәресләргә йөрмәгән һәм имтиханнарга килмәгән. Аның башында ниләр булганын чираттагы язмаларны карап аңларга мөмкин. Фаҗигагә 5 көн кала, телеграмда ул болай дип язган:

- Мин, Аллах буларак, барыгызны да минем колларым булып тануыгызны телим. Мин нәрсә телим - сез шуны эшләргә тиешсез. Һәрберегез 10ышарны үтереп, юкка чыгуыгызны телим. Дөньяда тереклек калырга тиеш түгел, бу - галәм хатасы. - Мин бу дөньяга кеше йөзендә килгәнмен. Барыгызны да юк итү өчен.

Иртәнге 4тә шундый уйлар белән янган егет кылыначак гамәленә алдан әзерләнгән күрәсең. Шома көпшәле мылтыктан файдалануга рөхсәтне дә ул май бәйрәмнәре алдыннан соңгы эш көнендә - 28нче апрель алган.

Гвардейский полиция бүлегендә Илназ Галәвиевтән сорау алу мизгелләре бу. Егет үзен Аллах дип атый. Әти-әнисеннән ваз кичә. Җәй көне үзендә ниндидер вәхши хис барлыкка килүен, барысына карата нәфрәт туганлыгы хакында сөйли.

Әле кадрларда Илназ Галәвиевнең мәктәптән кулларын өскә күтәреп чыгыуын күрергә мөмкин. Бер гаепсез кешеләрне вәхшиләрчә үтергәннән соң, үзенә атарга вәгъдә иткән булса да, ул бу адымга бармый. Тоткарланган җинаятьчегә карата комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы үткәрәчәкләр. Ул үз гамәлләрен аңлап-белеп кылганмы-юкмы? Хәзер тикшерүчләр шуны ачыкларга тиеш. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров