Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада язгы кыр эшләре

Республикада язгы кыр эшләре

https://tnv.ru

14 Май 2021, 15:36

221

0

Һава торышының коры һәм аяз булуы республика кырларында язгы эшләрне өзлексез алып барырга мөмкинлек бирә. Нурлат, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнары чәчүне төгәлләү алдында. Атна-ун көндә республикада язгы кыр эшләрен тулысынча тәмамларга ниятлиләр.

Республикада язгы кыр эшләре
Республика буенча бүгенгә күрсәткечләр төрле. Бу беренче чиратта әзерлектән дә түгел, һава шартларыннан тора. Көньяк районнарда эш финиш сызыгына якынлашса, төньяктагылар - Югары Ослан, Кама Тамагы, Арча, Саба, Әтнә, Яшел Үзәндә дә әле мәйданнарның яртысы да чәчелмәгән. Шулай да, дым җитәрлек, һава шартлары уңай - борчылыр урын юк, ди министр.

Чәчүлек мәйданнары быел узган елгы күләмдә. 2 млн 800 мең гектар. Бүгенгә барлык мәйданнарның 72 процентында эш тәмамланган. Аксубай, Алексеевск һәм Чистайда карабодай, Буада борай чәчүгә керешкәннәр. 30 районда көнбагышка тотыналар. Шикәр чөгендерен чәчеп бетерәләр диярлек. Узган ел бәя артып, халыкны куркыткан карабодай мәйданнары киметелмәгән.

Марат ҖӘББАРОВ, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Мәйданнар үзгәрмәде. Шул ук кала. без тәэмин итә алабыз. Бәя мәсьәләсенә килгәндә ул бездән генә дә тормый.

Азык-төлеккә бәяләр артуны булдырмас өчен федераль бюджеттан республикага 650 млн сум бүленггән. Ярдәм шикәр, көнбагыш мае, ипи пешерүче, он җитештерүчеләргә кагыла.

Язгы кыр эшләре быел 25 млрд сумга төшәчәк. Чәчү өчен 3 миллирд ярым сумлык субсидия бирелә. Гомумән быел авыл хуҗалыгын үстерү өчен Татарстанда 12 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме каралган. Чәчмичә дә үсә торган балтырган белән көрәшкә дә финанслар бүленгән.

Умартачылар белән игенчеләр арасында низагъ килеп чыкмасын өчен чаралар күрелүен дә әйтте министр.

Алда торган бурыч - чәчүне тәмамлап, мул уңыш җыеп алу. Орлыкларның 98 проценты югары сыйфатлы, ашламаларның узган елгыдан күбрәк кулланылуын исәпкә алганда - моңа өмет зур. Дөрес, ашлама туплауга битараф караган районнар да булган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров