Онлайн трансляция

Свернуть

Хуҗасыз этләр

https://tnv.ru

27 Май 2021, 18:40

616

0

Казанның Киров районында хуҗасыз 20 ләп эт берничә урам халкын куркуда тота. Алар песиләргә ташлана, кешеләрне тешли. Ата-аналар балаларын урамга чыгарырга курка. Аеруча Полевая урамында яшәүчеләргә тынгылык бирми, диләр. Бу районга этләрне аулаучы оешма вәкилләре бер тапкыр гына килмәгән. Тик ни өчен мәсьәлә хәл ителми?

Хуҗасыз этләр
Казанның Киров районындагы шәхси йортларда яшәүчеләрне көн саен хуҗасыз этләр өреп уята. Төн җиткәч алар тагын да катырак улый ди монда торучылар.

Казанның Полевая урамында гына да хуҗасыз этләр 25 тән артып киткән. Ана этләр балалый шуңа бик тиз үрчи ди биредә яшәүчеләр.

Хуҗасыз этләр мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер ай элек үткәрелгән киңәшмәдә район башлыкларына шуны йөкләде. Казанда ярты ел эчендә хуҗасыз ике меңгә якын этне тоталар.

Станислав ФАДЕЕВ, Казан шәһәре хакимиятенең торак фондын төзекләндерү бүлеге җитәкчесе:
- Бу айда безгә этләрне тотуны сорап 800 гариза килде. Иң күп мөрәҗәгатьләр Совет һәм Идел буе районына карый.

Хәзер Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча муниципаль приютлар төзелү мөмкинлеге карала. Ни кадәр ихтыяҗ булуына карап аның мәйданы билгеләнәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров