Онлайн трансляция

Свернуть

Яшь ярымлык баласын 30 градус салкында калдырган Валентина Фадеевага хөкем карары чыгарылды

Яшь ярымлык баласын 30 градус салкында калдырган Валентина Фадеевага хөкем карары чыгарылды

https://tnv.ru

01 Июнь 2021, 17:46

363

0

Бүген Алексеевски районы суды 23 яшьлек Валентина Фадеевага хөкем карары чыгарды. Бу елның гыйнварында ул яшь ярымлык баласын, 30 градус салкында, җылытылмаган сарайда калдыра. Аның олы кызы да өшеп үлә язган. Бу вакыйга Республикада зур шау-шу кузгаткан иде. Бүген Валентина Фадеева нинди җазага тартылды? Ул үзе кылган гамәле өчен үкенәме? Суд залы утырышыннан Динә Хисаметдинова.

Яшь ярымлык баласын 30 градус салкында калдырган Валентина Фадеевага хөкем карары чыгарылды
Гаепләнүче Валентина Фадееваны хөкем залына кулларын богаулап алып керәләр. Һәм шунда ук рәшәткә артына утырталар. Бу эш биш айга якын дәвам итте. Шул вакыт эчендә хатын балаларын күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Аны сак астына 13нче гыйнварда ук алган иделәр. Бу көнне исерек килеш ул яшь ярымлык улын салкын сарайда калдыра. Ә үзе алты яшьлек кызы белән өенә керә. Кечкенә кыз да туңарга өлгергән була. Сабый малайны иртә белән әбисе таба. Балаларны ДРКБга алып китәләр.

Валентина Фадееваны законның өч маддәсе буенча гаеплиләр. Балаларны тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын үтәмәү, сабыйларның гомерен куркыныч астына кую, үтермәкче булу маддәләре. Прокуратура аны 12 ел ярымга гомуми режимдагы колониягә җибәрүне сорады. Фадеева үз гаебен таный. Ләкин балаларны үтерергә теләмәдем, дип ант итә.

Натиҗәдә ул 2 ел да 2 айга колониягә хөкем ителде. Моңа кадәр биш айга якын сак астында булу сәбәпле, колониядә бары тик бер елдан артык утырачак.

Валентина Фадееваны ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән иделәр инде. Ләкин ул моның белән килешми, һәм бу карарны кире кагуны сорап Югары судка мөрәҗәгать итергә җыена. Хәзерге вакытта сабыйлар Казанда, балалар йортында. Алар кайда һәм кем белән яшәячәк, әлегә билгеле түгел. Әбиләренә аларны тәрбиягә бирмәгәннәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров