Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер гаебе белән өч кеше үлгән

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер гаебе белән өч кеше үлгән

https://tnv.ru

07 Июнь 2021, 09:49

491

0

Ул юлдан чыгып китеп капланган машинаны йөрткән.

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер гаебе белән өч кеше үлгән
Казан һәм Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылы арасындагы юл участогында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән.

РФ Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 16 яшьлек егет Казан-Ульяновск автомобиль юлының 5 нче чакрымында юлдан чыгып киткән һәм әйләнгән. Машинада балигъ булмаган шофердан тыш тагын дүрт яшь кеше була.

Авария нәтиҗәсендә машина белән идарә иткән егет һәм 19 яшьлек тагын ике кыз шунда ук һәлак булды. Тагын икесен ашыгыч рәвештә авыр җәрәхәтләр белән хастаханәләргә салганнар. Хәзер аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров