Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын бер баланы эт талаган

Татарстанда тагын бер баланы эт талаган

https://tnv.ru

07 Июнь 2021, 12:05

563

0

Баланың хәле авыр, ул реанимациядә.

Татарстанда тагын бер баланы эт талаган
Татарстанда тагын бер баланы эт талаган. Әлеге очрак буенча Тикшерү комитеты бүген 2 маддә буенча җинаять эше кузгатты. Баланың хәле авыр, ул реанимациядә.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ай ярымда бу шундый 3нче җинаять эше. Апрель ахырында Осиново бистәсендә эт талаган 11 яшьлек малайның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәште. Моңа кадәр Әгерҗе һәм Чистай районнарында шундый җитди очраклар булган иде.

Болар - хайваннарга кагылышлы яңа федерал законның нәтиҗәләре, ди халык. Үзгәреш булырмы? Рания Абдрахманова сорауга җавап эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров