Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда генетик авыруларны иртә ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмати система барлыкка киләчәк

Татарстанда генетик авыруларны иртә ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмати система барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

08 Июнь 2021, 12:12

Татарстанда генетик авыруларны бик иртә ачыкларга мөмкинлек бирүче махсус мәгълүмати система барлыкка киләчәк. Аның ярдәмендә баланың сәламәтлегендә тайпылышлар бармы икәнне - алдан белеп булачак.

Шундый проектны бүген Цифралы үсешкә ярдәм берлеге утырышында Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Берлек - югары технологияләр ярдәмендә - җәмгыять тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Владимир Путин карары белән, 1нче сентябрьгә кадәр төбәкләр үзләренең цифралаштыру стратегиясен төзәргә тиеш. Тәкъдимнәрнең тагын кайсылары Татарстанда тормышка ашырылачак? Рания Абдрахманова тыңлап кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар