Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда кояш тотылуын күзәтеп булачак

Иртәгә Татарстанда кояш тотылуын күзәтеп булачак

https://tnv.ru

09 Июнь 2021, 17:51

712

0

Мондый тотылу50 ел эчендә беренче тапкыр булачак.

Иртәгә Татарстанда кояш тотылуын күзәтеп булачак
10 июнь көнне Казан халкы гадәти булмаган табигый күренешне - кояш тотылуны күрә алачак. Бу хакта КФУның Физика институты профессоры, Энгельгардт исемендәге обсерватория директоры Юрий Нефедьев хәбәр итте.

Нефедьев сүзләренә караганда, кояш берникадәр вакытка «сүнәчәк». Боҗрасыман Кояш тотылу Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 48 минутта башлана. Бу фаза якынча 3 минут 37 секунд дәвам итәчәк.

Казан халкы Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 43 минутта кояш тотылуын күзәтә алачак. Бу вакытта кояшлы диск 30 процентка яшеренеп тора.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров