Онлайн трансляция

Свернуть

Тагын +35: Татарстанда эсселек, яңгыр һәм яшен көтелә

Тагын +35: Татарстанда эсселек, яңгыр һәм яшен көтелә

https://tnv.ru

23 Июнь 2021, 18:11

383

0

Тагын +35: Татарстанда эсселек, яңгыр һәм яшен көтелә
24 июньдә Татарстан территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте

Төнлә һаваның минималь температурасы +17..+22 градус. Көндез һава +30.+35 градус га кадәр җылыначак. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, көндез һәм кич белән яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Казанда төнлә термометр баганалары +20..+22 градус билгегә җитәчәк. Көндез +32..+34 градус градуска кадәр җылытачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтү игълан ителде.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Комментарии 0

Аватар