Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Европаның иң эссе нокталарының берсе булды

Татарстан Европаның иң эссе нокталарының берсе булды

https://tnv.ru

28 Июнь 2021, 12:16

617

0

Республиканың кайбер торак пунктларында термометр баганалары 40 градустан түбән төшми.

Татарстан Европаның иң эссе нокталарының берсе булды
Татарстан Европаның иң эссе 10 ноктасы рейтингына керде. Бу хакта туроператорлар Ассоциациясендә Eldorado Weather сылтамасы белән хәбәр ителә.

Берничә атна инде республиканың кайбер торак пунктларында термометр баганалары 40 градустан түбән төшми. Шулай ук Россия төбәкләреннән Калмыкия, Саратов һәм Оренбург өлкәләре дә алдынгылар рәтендә.

Билгеле булганча, дөньяда хәзер Кувейтта эссерәк-һава температурасы плюс 50 градуска кадәр җылытылган. Шунда ук бу елның рекордын теркәделәр — 53,2 градус эсселек.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров