Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике баланы машина бәрдергән

Казанда ике баланы машина бәрдергән

https://tnv.ru

28 Июнь 2021, 14:27

1090

0

26 июньдә, шимбә көнне, кичке сәгать бишенчедә Ломжа урамындагы 22б йорты каршында җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы ике баланы машина бәрдергән.

Якынча белешмә буенча, KIA машинасы белән идарә итүче 48 яшьлек ир-ат ике җәяүлеләр кичүеннән кечкенә баласы белән чыгып килүче хатын-кызга юл бирмәгән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек малай умыртка баганасын сындырган, ә 4 яшьлек кызның боты сынган. Ике баланы да хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын-кыз зыян күрмәгән», — диделәр шәһәр автоинспекциясендә.

Чыганак: "Татар-информ"
Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар