Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлында йөк машинасы янган

Татарстан юлында йөк машинасы янган

https://tnv.ru

01 Июль 2021, 17:40

1308

0

Татарстан юлында йөк машинасы янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген 12 сәгать 39 минутта 101нче янгын сагы номерына шалтыратып, Ютазы - Кәрәкәшле автомобиль юлының икенче чакрымында йөк машинасы януын әйткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр җиде минутлап ут белән көрәшкән. Нәтиҗәдә, ут 15 квадрат метр мәйданлы «КАМАЗ» машинасын юк иткән.

Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Чыганак һәм фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров