Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада кабат Африка чумасы!

Республикада кабат Африка чумасы!

https://tnv.ru

08 Июль 2021, 12:15

453

0

Татарстанда дуңгызларның африка чумасы ..... Йогышлы авыруның яңа очрагы  Яңа Чишмә районындагы "Красновидово" аучылык хуҗалыгында табылган. Куркыныч янаган мәйданнар - 5 чакрым радиуста. Президент Рөстәм Миңнеханов 27 районда карантин игълан итте. Ит сату һәм ярминкәләр уздыру тыелган. Куркыныч авыру таралмасын өчен нинди чаралар күрелә һәм аны юк итү өчен күпме вакыт кирәк?

Республикада кабат Африка чумасы!
Республика Президенты карары нигезендә, бүгенге көнгә инде 27 районда карантин игълан ителгән. Чирле кабаннар табыоган урыннарда ауның барлык төре тыела. 5 чакрым радиустагы авылларда йорт дуңгызларын бетерү чаралары күрелә. Авыруның соңгы учагы Яңа Чишмә районында теркәлгән.

 Андрей НИКИТИН - Татарстан ветеринария берләшмәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш ветеринар табибы:
- Район буенча әлеге радиустагы зонага 5 авыл җирлеге керә. Халыкка аңлату эшләре алып барылды. Андагы терлекләргә карата тиешле чаралар күрелә.

Авыл халкы өчен бу зур югалту. Мондый хәлгә беркайчан да юлыккан юк иде диләр.

 Леонид БОГОМОЛОВ Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
- 2 авыл куркыныч янаган зонага керде. 600 ләп хуҗалык дуңгызларын чалырга мәҗбүр булды. Аларның итен хуҗаларның үзләренә ашарга ярый. Бу бит дуңгызларны бөтенләй юк итүгә караганда барыбер яхшырак. Ә менә халыкка компенсация түләү буенча. Әлегә нинди дә булса мәгълүмат юк. Аның өчен республика министрлар кабинетының өстәмә карары кирәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров