Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның "Ривьера" аквапаркында балалар агуланган

Казанның "Ривьера" аквапаркында балалар агуланган

https://tnv.ru

12 Июль 2021, 15:30

324

0

Казанның "Ривьера" аквапаркында балалар агуланган
Казанның "Ривьера" аквапаркында балалар хлорка белән агуланганнан соң, прокурор тикшерүе башлануы хакында "Татар-информ" матбугат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Элегрәк социаль челтәрләрдә "Ривьера"да агуланудан берничә кеше, шул исәптән дүрт бала зыян күргән, аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.

Алдан билгеле булганча, хлорка белән агуланучыларның хәле тотрыклы кала, аларның кайберләре 7нче Шәһәр хастаханәсе табиблары күзәтүе астында кала.

фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров