Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

https://tnv.ru

14 Июль 2021, 15:31

788

0

Моның сәбәбе - эсселек.

Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстанның 42 районында корылык һәм аномаль эсселек аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #Татарстанонлайн программасы эфирында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Чүпрәле районында гына гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән. Әмма эсселек алга таба да дәвам итсә, аның гамәленә бу муниципалитет та эләгә.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада Терлек азыгы белән тәэмин итүдә дә кыенлыклар бар. Бүгенге көндә барлык районнар да күрше төбәкләрдә терлек азыгы әзерлиләр, ашлык белән тәэмин итү буенча килешүләр төзиләр.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров