Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда беренче электробуслар эшли башлады

Казанда беренче электробуслар эшли башлады

https://tnv.ru

15 Июль 2021, 11:24

361

0

Казанда беренче электробуслар эшли башлады
Бүгенге көннән Казанда беренче электробуслар эшли башлады. Әлегә алар тест режимында гына йөри, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Хәрәкәт 3 нче троллейбус маршруты буенча, «елга порты» тукталышыннан Академик Глушко урамына кадәр барачак.

Электробус 80 пассажирга исәпләнгән, шул исәптән 35 утырту урыны да каралган. Ул тулысынча цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, анда икеләтә пыяла пакет урнаштырылган.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңай һәм уңайлы шартлар тудырылган.

Транспорт 75 км/сәг кадәр җитәргә мөмкин, йөреш запасы 50 км тәшкил итә.

Электробус тавышсыз.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров