Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллының картиналар галереясендә халыкара күргәзмә ачылды

Чаллының картиналар галереясендә халыкара күргәзмә ачылды

https://tnv.ru

16 Июль 2021, 12:56

218

0

Чаллының картиналар галереясендә халыкара күргәзмә ачылды
Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында 16:00 сәгатьтә "Кочующие свитки.Хабар" күргәзмәсе эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу уникаль һәм легендар проект. Ул Россия, Азия, Европа рәссамнарының 1000 метр юлламаларын берләштерә һәм Евразия киңлекләре буенча 15 ел дәвамында күчеп йөри.  Шуны әйтергә кирәк, әлеге күргәзмә төрки мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен ТЮРКСОЙ мактаулы билгесе белән бүләкләнгән. Бу хакта Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты хәбәр итә.

Проектның авторлары - Әлфия Ильясова Sargin (Татарстан Республикасы) һәм Наталья Николаева (Саха-Якутия Республикасы). Проектта катнашучылар арасында сәнгать осталары белән беррәттән әлегә танылмаган исемнәр дә бар: Ленар Әхмәтов, Хәмзә Шәрипов, Рабис Сәлахов, Булат Гыйльманов, Хәмит Латыйпов, Мадияр Хаҗиев, Земфира Бикташева, Рият Мөхәммәтдинов һ. б.

"Хабар" күргәзмә контекстында, мөселман традицияләренә нигезләнеп, Мөхәммәт пәйгамбәрнең сүзләрен үз эченә алган һәм аның тормышы турында сөйләүче хикәяне аңлата.

Фото: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров