Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним тестны бушлай узарга мөмкин

Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним тестны бушлай узарга мөмкин

https://tnv.ru

26 Июль 2021, 10:13

327

0

Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним тестны бушлай узарга мөмкин
29 июльдә Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тестны бушлай узарга мөмкин була. Бу турыда Казан мериясенә таянып "Татар-информ" хәбәр итә.

Шулай ук табиблар шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирә һәм зарарлануга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйлиячәк.

Тест-мобиль барлык теләүчеләрне 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы, 11 адресы буенча кабул итә.

Акция «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының «Җиңү өчен тест» проекты кысаларында узачак. Проект Президент грантлары фонды акчасына СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Быел гына да проект кысаларында 6 меңнән артык кеше тест үтте.

Фондның матбугат хезмәте даими рәвештә тикшерү узуның мөһим булуын искә төшерә, чөнки соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә ВИЧ-инфекцияле миллионнан артык кеше яши.

Фото: https://pixabay.com/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров