Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда кондукторсыз түләү системасы булган троллейбуслар барлыкка киләчәк

Казанда кондукторсыз түләү системасы булган троллейбуслар барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

29 Июль 2021, 17:29

256

0

Казанда кондукторсыз түләү системасы булган троллейбуслар барлыкка киләчәк
Юл йөрү өчен кондукторсыз түләү системасы 1 августтан 2 номерлы троллейбуста кертелә. Хәзер түләүне банк карталары ярдәмендә  троллейбусның алгы, урта һәм арткы өлешендә урнашкан компостерлар ярдәмендә башкарып булачак.

Түләүне алдагы кебек кагазь яки тимер акча ярдәмендә дә башкарып була. Моның өчен автобус йөртүчегә мөрәҗәгать итү сорала.

Кондукторлар 15 августка кадәр эшләячәк дип хәбәр ителә. Кешеләр җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүдән баш тартмасын өчен контроль-ревизия бүлеге хезмәткәрләре кизү итәчәк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар