Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өч яшьлек бала люкка төшеп киткән

Казанда өч яшьлек бала люкка төшеп киткән

https://tnv.ru

30 Июль 2021, 15:41

169

0

Казанда өч яшьлек бала люкка төшеп киткән
Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның Чуйков урамында өч яшьлек баланың люк астына төшеп китүе турында хәбәр чыкты.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, өч яшьлек бала әтисе белән бергә ишегалдында йөргән. Бала люк капкачына баскан. Ата кеше улына анда уйнамаска кушкан, әмма бер мизгелдә люк капкачы әйләнгән һәм бала төшеп киткән.

Ата кеше шаһитлар белән бергә баланы тартап алган. Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.

Бу фактка карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото - pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров