Онлайн трансляция

Свернуть

Төркиядә юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше үлгән

Төркиядә юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше үлгән

https://tnv.ru

06 Август 2021, 09:37

161

0

Төркиядә юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше үлгән
Төркиянең Маниса провинциясендә рейс автобусы белән булган авариядә тугыз кеше үлгән, 30 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Anadolu агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә..

Автобус Истанбулдан Измирга юл тоткан булган. Ул Сома шәһәре янында йөк машинасы белән бәрелешкән. Өч кеше урында ук вафат булган, калган өчесе хастаханәдә үлгән.

Автобуста барлыгы 50 кеше булган. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен тикшерү башланды, диелә хәбәрдә.

Чыганак - "Татар-информ"

Фото - pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров