Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда беренче тапкыр электр транспорты пассажирлары өчен күчеп утыру тарифы кертелде

Казанда беренче тапкыр электр транспорты пассажирлары өчен күчеп утыру тарифы кертелде

https://tnv.ru

16 Август 2021, 11:47

328

0

Тариф 45 сум тәшкил итәчәк.

Казанда беренче тапкыр электр транспорты пассажирлары өчен күчеп утыру тарифы кертелде
Татарстан башкаласында трамвай, троллейбус һәм метро пассажирлары өчен «күчеп утыру МЭТ 45» дигән яңа тариф барлыкка килде. Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә.

Тариф нигезендә, Казан халкы һәм кунаклары 45 минут дәвамында бер төр электротранспорттан икенчесенә 45 сумга күчеп утыра ала.

Транспорт картасы белән түләгәндә, мондый юл йөрү 17% арзанрак, ә банк картасы белән түләгәндә 25% арзанрак булачак.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар