Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллы Кама буенда 14 яшьлек малай батып үлгән

Яр Чаллы Кама буенда 14 яшьлек малай батып үлгән

https://tnv.ru

18 Август 2021, 09:35

265

0

Яр Чаллы Кама буенда 14 яшьлек малай батып үлгән
Кичә кич шаһитлар 14 яшьлек яшүсмернең үлүе хакында ашыгыч хезмәтләргә җиткерә. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камага килгән коткаручылар ярдан 15 метр ераклыкта ике метр тирәнлектә һәлак булган егетнең мәетен табалар. Яшүсмер су коену өчен җайлаштырылмаган урында суга керде.

Мәрхүмнең сыйныфташы сөйләвенчә, алар Кама ярына су коенырга велосипедларда килгән. Күпмедер вакыттан соң егет бата башлый, ярдәмгә шаһитлар ташлана, тик аны коткарып кала алмыйлар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе - суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров