Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сарай түбәсе җимерелгән вакытта пенсионер ханым һәлак булган

Татарстанда сарай түбәсе җимерелгән вакытта пенсионер ханым һәлак булган

https://tnv.ru

18 Август 2021, 14:57

810

0

Сарай түбәсе печән авырлыгына түзмәгән.

Татарстанда сарай түбәсе җимерелгән вакытта пенсионер ханым һәлак булган
Кичә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында яшәүче 62 яшьлек ханым сарайда түбә җимерелгән вакытта һәлак булган. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, пенсионер танышлары белән сарайның түбәсе астына печән түкләре төягән.

Түбә печән авырлыгына түзмәгән һәм җимерелгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров