Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Республика көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Республика көне белән котлады

https://tnv.ru

30 Август 2021, 09:48

447

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Республика көне белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Республика көне белән тәбрикләде.

Үз мөрәҗәгатен ул түбәндәге сүзләр белән башлый:

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәмнәренең иң әһәмиятлесе – Татарстан Республикасы Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм", - ди ул.

Республика Президенты Татарстан югары җитештерү һәм кадрлар потенциалы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара, диниара һәм гражданлык татулыгы белән аерылып тора, дип билгеләп үтте.

"Без тарихи-мәдәни мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәрчак игътибар үзәгендә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу мәсьәләләргә аеруча әһәмият бирелә. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу – традицион рухи хәзинәләр турында кайгыртуыбызның ачык мисалы.

Кадерле дуслар, Татарстан Республикасы Көне безгә туган җиребезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән   ныклы бәйләнешебезне тоярга ярдәм итә, яңа җиңүләргә рухландыра.

Ихлас күңелдән һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, сүрелмәс яшәү дәрте телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын!", - дип үз мөрәҗәгатен тәмамлый Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров