Онлайн трансляция

Свернуть

Римзил Вәлиев ТНВ турында: Милләтнең һәм республиканың бүгенге йөзен нурлы, дәртле итеп чагылдырдылар

Римзил Вәлиев ТНВ турында: Милләтнең һәм республиканың бүгенге йөзен нурлы, дәртле итеп чагылдырдылар

https://tnv.ru

31 Август 2021, 16:03

115

0

Римзил Вәлиев ТНВ турында: Милләтнең һәм республиканың бүгенге йөзен нурлы, дәртле итеп чагылдырдылар
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Римзил Вәлиев "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Республика һәм шәһәр көнендәге эшчәнлегенә бәя бирде.

 "Төп үзенчәлек шул: хәзер урам чаралары турында газета-журналда язу үткән заманга калып бара. Алар турында алдан искәртү, Интернетта турыдан-туры трансляцияләү, фото-видеолар кую гадәткә кереп бара. “Татарстан – Яңа гасыр” каналының “Болгар” радиосы, ике иярченле ике каналы быел Республика көнен ккүтәренке рухта, киң итеп яктыртты. Мондый хәлне 1990 елларда күз алдына да китереп булмас иде: Татарстанның телевидение журналистлары космос станцияләре ярдәмендә татарча ике каналдан башка тагы ике Ютьюб каналы аша милләтнең һәм республиканың бәйрәмен, аның бүгенге йөзен нурлы, дәртле итеп чагылдырдылар.

 Берьюлы 3-4 видеорепортаж карап өйдә утыручыларның берсе буларак, мин Республика көне чаралары, анда катнашучыларның кәефе, чырайлары, гомумән халыкның кичерешләре турында фикер йөретә алам. Мөгаен шәһәр урамнарында бәйрәм итүчеләр күп кенә вакыйгаларны тулысынча күрми калгандыр. Мәгълүмат каналлары “мич башында” утыручыларга хәзер зур мөмкинлекләр бирә", - дип яза үз мәкаләсендә Римзил Вәлиев.

 Мәкаләне тулысынча биредә укый аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров