Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда тагын бер урамда хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда тагын бер урамда хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2021, 16:24

485

0

Казанда тагын бер урамда хәрәкәт чикләнәчәк
Казан Мэриясе шәһәр халкын чираттагы урамда юл хәрәкәте чикләнүен хәбәр итте. Бу юлы Татарстан башкаласында Щапов урамындагы 37 номерлы бина янындагы транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Шулай итеп, 11 сентябрьнең 23 сәгатеннән алып 12 сентябрьнең 4 сәгать 30 минутына кадәр хәрәкәт туктатылачак, 13-21 сентябрьдә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Вакытлыча уңайсызлыклар җылылык челтәрләрен урнаштыру эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров