https://tnv.ru
13 Сентябрь 2021, 17:20
157
0
Кайбер урыннарда томан төшәчәк.

14 сентябрьдә Татарстан җирлегендә болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарны томан каплаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.
Татарстанда төнлә һава температурасы +10..+15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +20..+25 градуска кадәр җылытачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Көндез һәм кич һава агымы тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Элегрәк КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында башланачак, дип фаразлаган иде.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0