Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлады

Казанда гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлады

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2021, 13:06

Казанда гриппка каршы вакцинацияләүнең тугыз пункты эшли башлады. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Казанлылар «Мега», «Южный», «Парк Хаус», «Леруа Мерлен» (алар барысы 10:00нан 20:00гә кадәр эшли), шулай ук Пушкин урамы 4 йорттагы Сбербанк янында (эш көннәрендә 9:00дан 18:00гә кадәр), «Сәйдәш» концерт залында (эш көннәрендә  9:00дан 17:00га кадәр), «Московский» концерт залында (эш көннәрендә 9:00дан 19:00га кадәр); Ленин исемендәге мәдәният йорты (эш көннәрендә 8:00дән 18:00га кадәр) һәм тимерюлчылар мәдәният йортында (эш көннәрендә 9:00дан 20:00га кадәр) вакцинация ясый ала.

Вакцинация "Ультрикс квадри" белән башкарыла. Прививка ясарга теләүчеләргә үзе белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга тиешләр.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар