Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 32% артыгы килгән

Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 32% артыгы килгән

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2021, 15:39

167

0

Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 32% артыгы килгән
17 сентябрь 20:00 сәгатькә Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда сайлаучыларның 32,1% тавыш бирде. Шул исәптән татарстанлыларның 5,4% ы, өйләреннән чыкмыйча, тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, тавыш бирүнең беренче көне штат режимында узды. Ул кешеләрнең сайлау участокларының адресын һәм эш режимын белү өчен кайнар линиядән файдалануларын, шулай ук өйдә тавыш бирү мөмкинлеге турында сораулар бирүләрен билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, 17,18,19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уза.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров