Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тавыш бирүнең өченче һәм соңгы көне башланды

Татарстанда тавыш бирүнең өченче һәм соңгы көне башланды

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2021, 09:40

Татарстанда Дәүләт Советына һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче һәм соңгы көне башланды.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирергә килүчеләр саны беренче көндә 32,1%, ә икенче көндә 57,5% тәшкил иткән.

Бүген Казанда сайлау уңаеннан "Ак Барс Арена" янында зур бәйрәм оештырылачак. Казанга Олег Газманов, рэпер Мот, «Ума-Турман» һәм Filatov & Karas төркемнәре чакырылган. Бәйрәмдә татар эстрадасы йолдызлары Салават Фатхетдинов, Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар