Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа эш атнасы кырау төшүдән башланачак

Татарстанда яңа эш атнасы кырау төшүдән башланачак

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2021, 20:55

271

0

Татарстанда яңа эш атнасы кырау төшүдән башланачак
20 сентябрьдә Татарстан җирлегендә болытлы, әмма явым-төшемсез булачак. Җил юнәлеше төньяк-көнчыгышта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республикада төнлә һава температурасы 0..+3 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +7..+12 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе көнне Татарстанга чираттагы циклон йогынтысына эләгә, урыны белән яңгырлар явачак, көндезге һәм төнге һава температурасы нормадан 4-6 градуска түбәнрәк калачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Комментарии 0

Аватар