Онлайн трансляция

Свернуть

Казан метросында туган телләр поезды йөри башлаган

Казан метросында туган телләр поезды йөри башлаган

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2021, 12:44

Бүген Казан метрополитенында туган телләр поезды эшли башлады. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Алты вагоннан торган поезда, пассажирлар Татарстанда яшәгән милләтләрнең гореф гадәтләре белән таныша, иң төп сүзләрнең төрле телләрдә ничек язылганын белә ала. .

Шулай ук вагоннарда урнаштырылган селфи-поинтлар ярдәмендә теләгән һәркем яшь Тукай белән фотога төшә һәм аның иҗаты белән якыннан таныша ала.

Туган телләр поезды ел ахырына кадәр йөрәячәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар