https://tnv.ru
21 Сентябрь 2021, 14:48
358
0

Бүген көндез граната белән коралланган Әлмәттә яшәүче исерек ир Сөләйманов урамындагы 7 йортны шартлату белән янаган. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шартлату турындагы хәбәрне бер ханым хәбәр итә. Ул йортка бер ир-ат керүе һәм йортны шартлатырга теләвен әйтә. Граната муляж булып чыга.
Mash Iptash каналы мәгълүматларына караганда, Әлмәттә шау-шу куптарган 62 яшьлек Әфган сугышы ветераны булып чыккан. Тәртип сакчылары җинаятьчене медицина тикшерүенә алып киткән.
Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Бүлешергә
Комментарии 0