Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда урыны белән явым-төшем көтелә

Иртәгә Татарстанда урыны белән явым-төшем көтелә

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2021, 16:25

267

0

Иртәгә Татарстанда урыны белән явым-төшем көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, 23 сентябрьдә республика җирлегендә урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан.

Татарстанда төнлә +4..+9 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак. Кырау төшү көтелми.  

Исегезгә төшерәбез, 22 сентябрь көн белән төн тигезләшү көне дип санала. Бу көнне төн һәм көннең озынлыгы тигезләнә. 22 сентябрь җиткәннән соң Кояш көнчыгыштан көньякка чыгып, көнбатыштан көньякка керә. Әкренләп төннең озынлыгы яктылык көненең озынлыгы арта барачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров