Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк

Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2021, 17:45

583

0

Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Камал театрында Милләт җыены пленар утырышында катнашты. «Бөтенроссия халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк», — дип әйтте.

«Киләсе елга Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу вакыйгага әзерлек буенча комиссия дә эшли. Революця елларыннан башлап, шушы дәрәҗәгә җиткерүне уйлап буламы соң?! Нинди генә корбаннар булмады… Эшлисе эшләр күп, ләкин шартлар туа. Алардан матур итеп файдаланырга кирәк», — диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды. «Безгә Мостай Кәримнең әйткәне булды: татар белән башкорт — бер кошның ике канаты. Ул төгәл әйтте, аның белән бәхәсләшәсе дә юк. Ике канат бертөрле какмаска да мөмкин. Тирәнрәк уйларга кирәк барыбызга да», — дип җиткерә Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров