Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Милли музеенда Президент һәм Дәүләт киңәшчесе күргәзмә белән танышты

Татарстанның Милли музеенда Президент һәм Дәүләт киңәшчесе күргәзмә белән танышты

https://tnv.ru

27 Сентябрь 2021, 11:18

182

0

Татарстанның Милли музеенда Президент һәм Дәүләт киңәшчесе күргәзмә белән танышты
Татарстанның Милли музеенда «Татар китабының глобаль дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли. Халкыбызның китап тарихы монда заманча форматта тәкъдим ителгән — мультимедиа, мэппинг, инсталляцияләр.

Аларны Президент Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка курсәттеләр. Бу проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Милләт тарихын чагылдыра торган күргәзмә белән без дә танышып кайттык.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевне 13нче гасырга караган кабер ташлары белән таныштыралар. Нәкъ менә аларда иң борынгы татар язуы үрнәкләре чагылышы.

Минтимер Шәймиев, әлеге стендка Тукайның мәдрәсә турындагы шигырен куярга була, дип билгеләп үтте. Ә Татарстан Президентын Абдулла Алиш әсәренә анимация кызыксындырды. Борынгы машина татар язучысының фикерләрен бастырып бара сыман.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров