Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы системаларын тикшерү узачак

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы системаларын тикшерү узачак

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 15:28

197

0

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы системаларын тикшерү узачак
6 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең төбәк, җирле һәм локаль системаларын, шул исәптән комплекслы системасын тикшерү узачак. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.


6 октябрьдә 10 сәгать 40 минутта электросиреналарны һәм тавышландыргычларны эшләтеп җибәрү юлы белән "Игътибар!" сигнал бирү планлаштыралган, шулай ук Гомумроссия теле һәм радиоканал эфирын алга таба алыштыру (1 минутка кадәр).

Тикшерүләрнең максаты-халыкка табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр янаганда яки барлыкка килгәндә ихтимал куркынычлар турында сигналларны һәм мәгълүматны үз вакытында җиткерү.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров