Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 10 айга Ленин урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда 10 айга Ленин урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

06 Октябрь 2021, 13:46

285

0

Казанда 10 айга Ленин урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Татарстан башкаласында 2021 елның 8 октябреннән 2022 елның 4 августына кадәр Ульянов-Ленин урамы буенча 24 номерлы бина янындагы хәрәкәт чикләнәчәк. Озак вакытлы уңайсызлыклар 1887 елда Владимир Ленин яшәгән йорт территориясендәге эшләр белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк Казанда Бутлеров урамы буенча хәрәкәт вакытлыча туктатылмаячак дип хәбәр ителгән иде. Бу офтальмология хастаханәсе территориясеннән җылылык челтәрләрен чыгару белән бәйле.

8 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Казанда Достоевский урамы буенча 1 һәм 6 номерлы йортлар арасында хәрәкәт чикләнәчәк. Вакытлы уңайсызлыклар газүткәргечне кисү эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров