Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда вакытлыча Островский урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Татарстанда вакытлыча Островский урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

07 Октябрь 2021, 15:31

423

0

Татарстанда вакытлыча Островский урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Татарстан башкаласында Островский урамы буенча хәрәкәт ике көнгә чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп, 8-10 ноябрьдә җәяүлеләр өчен Островский урамының Һади Такташ урамы буенча 1 йорт янындагы участогын ябачаклар. Вакытлыча уңайсызлыклар кабель челтәрләрен урнаштыру эшләре белән бәйле.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 2021 елның 8 октябреннән 2022 елның 4 августына кадәр Ульянов-Ленин урамы буенча 24 номерлы бина янындагы хәрәкәт чикләнәчәк. Уңайсызлыклар 1887 елда Владимир Ленин яшәгән йорт территориясендәге эшләр белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров