Онлайн трансляция

Свернуть

Киләсе елга Сабада картинг буенча Россия Чемпионаты узачак

Киләсе елга Сабада картинг буенча Россия Чемпионаты узачак

https://tnv.ru

08 Октябрь 2021, 14:10

759

0

Киләсе елга Сабада картинг буенча Россия Чемпионаты узачак
Киләсе елга Сабада картинг буенча Россия Чемпионаты узачак. Анда илнең барлык төбәкләреннән 300гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Бу хакта бүген картинг ярышларының 2021нче елгы сезон нәтиҗәсенә багышланган тантанада билгеле булды. Чарада республикадан картинг белән шөгыльләнүче балалар, тренерлар, әти-әниләр катнаша. Малай һәм кызларны ел дәвамында узган ярышлардагы уңышлары белән котлыйлар.

Бүләкләрне Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов тапшырды. Татарстанда картингның тарихы 1990 еллар ахырына барып тоташа. Хәзер республикада 50 картинг клубы эшли. Республикада 2000гә якын бала һәм яшүсмер картинг белән шөгыльләнә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров