Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда алты урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда алты урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

08 Октябрь 2021, 15:53

2384

0

Казанда алты урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Татарстан башкаласында 4 ноябрьгә кадәр шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында автомобиль юллары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп, чикләүләр Рихард Зорге урамындагы 39-нчы номерлы йорт янында, шулай ук Хөсәен Мәүләтов урамындагы 17-нче номерлы йорт янында һәм Сыртланова урамы белән киселештә гамәлдә булачак.

Моннан тыш, автомобильләр хәрәкәте Островский урамындагы 57а номерлы йорт янында, Залесная урамындагы 2б бинасы янында, Гаврилов урамындагы 30г номерлы йорт янында һәм Дементьев урамындагы 3/3 номерлы йорт янында чикләнәчәк.

Вакытлыча уңайсызлыклар әлеге участокларда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын төзекләндерү белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров