Онлайн трансляция

Свернуть

Минзәләдә L-410 самолёты һәлакәткә очрады

Минзәләдә L-410 самолёты һәлакәткә очрады

https://tnv.ru

10 Октябрь 2021, 11:47

616

0

Башлангыч хәбәрләр буенча, 19 кеше һәлак булган.

Минзәләдә L-410 самолёты һәлакәткә очрады
Татарстанның Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәткә юлыгу урыныннан беренче видеокадрларны социаль челтәрдә урнаштырганнар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, самолет РЭС базасы районында егылып төшкән, бу хакта хәбәр Мәскәү вакыты буенча 9:23 сәгатьтә килгән. Билгеле булганча, һава судносы Минзәлә аэроклубына карый.

Бортта 22 кеше: 20 парашютчы һәм ике пилот булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аларның 19ы һәлак булган. Исән калганнарны ашыгыч рәвештә урынга килгән ашыгыч хезмәтләр хастаханәгә иткәннәр.

Һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очты. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров