https://tnv.ru
11 Октябрь 2021, 10:17
840
0
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен Татарстанның Минзәлә районында авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә мәтам көне дип игълан итү турындагы указга кул куйды.
"2021 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районында булган авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә, һәлак булучылар һәм аларның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып, карар бирәм", - диелә указда.
Әлеге Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә", - диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, кичә Минзәләдә котычкыч хәл булды. 22 кеше белән L-410 самолеты һәлакәткә очрады. Анда 16 кеше, шул исәптән ике пилот һәлак булды.

Бүлешергә
Комментарии 0