Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда көзге каникуллар вакытында лагерьларда 13 000 бала ял итәчәк

Татарстанда көзге каникуллар вакытында лагерьларда 13 000 бала ял итәчәк

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 17:46

13 000 якын бала Татарстанда көзге каникуллар вакытында лагерьларда ял итү мөмкинлеге алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр 281 лагерь үз ишекләрен ачачак. Алар арасында физкультура-спорт, иҗади, мәгълүмати-технологик һәм лингвистик юнәлешләр бар.

Быел җәй Татарстанда 156 меңнән артык бала лагерьларда ял итә алды. Тагын 4000гә якын кеше Кара диңгез буендагы җиде лагерьда булды, дип сөйләде Сөләйманов.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар