Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 17:15

534

0

Урыны белән яңгырлар явачак.

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә
15 октябрьдә Татарстан җирлегендә бераз яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан. Урыны белән һава агымнары тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Татарстанда төнлә +3..+ 8 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда 15 октябрь төнендә һава температурасы +5..+7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +12..+14 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров